Сценарий для инвалидов в доме культуры - 5 Декабря 2014 - Сценарий, сценки, прикольные, новые, новый год 2016
Вторник, 06.12.2016, 21:03
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2014 » Декабрь » 5 » Сценарий для инвалидов в доме культуры
13:29
Сценарий для инвалидов в доме культуры
загрузка...
1 ведущий. Здравствуйте, дорогие друзья. Сегодняшний наш воспитательный час посвящен Международному дню инвалидов.

2 ведущий. Семнадцать лет назад решением Генеральной Ассамблеи ООН 3 декабря, учрежден Международный день инвалидов. У нас в республике стало традиционным проводить ежегодно с 1 по 10 декабря в городах и районах акции Милосердия.

1 ведущий. Календардагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – 3 декабрь – Халыкара Инвалидлар көне. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән бичаралар – дошманыңа теләмәслек ачы язмыш. Бу көн миңа килмәс дип берәү дә тәүбә итә алмый. Ләкин сәламәт чакта бу хакта уйламыйбыз, урамда гарип кеше очратсак, бер мизгелгә генә күңелдә кызгану кылын тибрәтәбез дә, дөнья артыннан кууны дәвам иттерәбез.

1-й чтец. Это никакой не праздник, это день, когда каждая страна должна отчитаться, как она соблюдает права инвалидов, как заботится о них.

В этот день общество должно вспомнить об инвалидах, которые нуждаются в помощи, доброте, внимании и сострадании.

Инвалидность — препятствия или ограничения деятельности человека с физическими, умственными, сенсорными или психическими отклонениями.
Инвалид — человек, у которого возможности его жизнедеятельности в обществе ограничены из-за его физических, умственных, сенсорных или психических отклонений.

2-й чтец. Организация Объединенных наций полагает, что «ежегодное проведение 3 декабря Международного дня инвалидов преследует цель содействовать лучшему пониманию связанных с инвалидами проблем, реализации прав инвалидов и осознанию того, какие выгоды принесет привлечение инвалидов к участию в самых разнообразных областях политической, социальной, экономической и культурной жизни их общин». Другими словами, задуматься о жизни инвалидов и проникнуться проблемами тех, кому тяжелее жить, должны именно здоровые люди. Впрочем, грань между «они» и «мы» иногда слишком узкая.

3-й чтец. “Ачның хәлен тук белми” дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчанда соң түгел. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, һәр кешенең шәфкатьлелек марафонына керткән берничә сумыннан саллы сумма туплана. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмыйк. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы – хәсрәтләрендә юаныч булыйк.

1 ведущий. Сезнең игътибарга Фәйзиева Айгөл башкаруында Ләйлә Дәүләтованың “Халәт” шигырен тәкъдим итәбез.



Халәт.

Берни ишетәсем килми,

Килми берни күрәсем.

Яшәү дәртем булмаса да,

Килми кебек үләсем.

Күңелемдә гел болытлар,

Соры да кара гына.

Ичмасам кояш та чыкмый,

Болытлар арасына.

Әллә нинди халәт бит бу,

Әй Ходаем, бир түзем.

Күпме халык арасында

Яшим кебек берүзем.

Алда яңа өметләр юк,

Юк буй җитмәс хыял да

Бөркеткә дә нәкъ шулайдыр

Бәрелгәндә кыяга.

Бәхетсез мизгелләр кирәк

Бәхетне аңлар өчен.

Бер чирләп карау да җитә

Саулыкны саклар өчен.

2 ведущий. Так сложилось, что для большинства школьников и студентов инвалиды – это люди минимум с другой планеты. В школы с обычными детьми они не ходят, на улицах их редко встретишь, а в учебных заведениях – единицы.

1-й чтец. Они должны жить, чтобы иногда мы задумывались - каким бесценным даром обладает тот, кто родился даже не сверхталантливым, а всего-навсего здоровым. А задумавшись и поблагодарив Бога за такое счастье, оглянуться вокруг. Может взрослый крепкий парень поможет соседу в инвалидном кресле выехать во двор, а молоденькая мамаша не будет брезгливо запрещать своему отпрыску играть в одной песочнице с «не таким» ребенком? Не надо делать вид, что не замечаете людей, которым с огромным трудом даются шаги, речь, а иногда и дыхание. Лучше посмотрите, как они любят жизнь, как радуются простым вещам, счастливы прожить день. Разве это не достойно глубокого уважения? Именно инвалиды не дают миру зачерстветь, они учат жалеть и помогать. А это значит – учат оставаться людьми и не забывать о том, как все хрупко в этом мире.

2-й чтец. В эти дни проходят все возможные мероприятия социального, культурного, спортивного плана. В настоящие время социальная политика в отношении инвалидов направлена на их реабилитацию, интеграцию в общество. Она принципиально отличается от прежней, которая рассматривала инвалидов как пассивных потребителей материальных благ и была направлена на изоляцию от общества.

3-й чтец. Крутой поворот государственной политики произошел в 1995 году после принятия закона «О социальной защите инвалидов в РФ» Этим законом положено начало реального создания инвалидам реальных возможностей во всех областях жизни восстановления из социального статуса.

Люди, получившие инвалидность, а от этого, к сожалению никто из нас не застрахован, стремятся жить полноценной жизнью, по мере своих сил внести вклад в общество.

4-й чтец. Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

2 ведущий. Инвалиды – чаще всего люди особой воли, мужества, особого видения мира, более богатые внутренне. Кто-то из них ограничен в передвижении, другие лишены возможности видеть краски мира, слышать многообразие его звуков. Но сколько среди инвалидов талантливых писателей, художников, певцов, танцоров спортсменов. И пусть забота об этих людях, помощь, защита, милосердие являются нормой поведения и для нас с вами.

1 ведущий. Әйе шул, шундый танылган шәхесләрдән без язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинны беләбез. Армиядә хезмәт иткәндә, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык. Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист.

Яши-яши шуны белдем,-

Тормыш мәңге сыный икән.

Намусына тугры кеше

Сынауларда сынмый икән.

Яши-яши шуны белдем,-

Бәхет күктән яумый икән.

Эшне дусты иткән кеше

Кайгыларда аумый икән.

Сезнең игътибарга Фәнис Яруллин иҗат иткән шигырьләрнең берсен тәкъдим итәбез. (Шайхиева Гөлия)

Дөньяда мин бер битараф кеше түгел,
Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар;
Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел,
Тормышымда үзем салган эзләрем бар.
Дусларымны кочар өчен кулларым бар,
Ялкынланып сөяр өчен хисләрем бар.
Сөйгәнемне назлар өчен моңнарым бар,
Сөенеп искә ала торган кичләрем бар.
Кешеләргә йөрәгемне бирә алам,
Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.
Авырлыкка туры карап яшим һаман,
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.
Фәнис Яруллин

4-й чтец. Күп кенә җырлар да кешеләр язмышыннан чыгып языла. Җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллин үзенең “Тормыш китабы” дигән җырын 22 ел инвалид коляскасында утырган бер абый белән танышкач иҗат иткән. Ул аңа: “Эх, Ринат, Ходай миңа 22 генә көн бирсә иде! 22 ел аяксыз утырган көннәремне шул 22 көндә йөреп бетерер идем”,–дигән .

1 ведущий. Хәзер сезнең игътибарга Шайхиева Гөлия башкаруында шушы “Тормыш китабы” җырын тәкъдим итәбез.

1-й чтец. Жизнь человеку дается только один раз и нужно ее прожить так, чтобы не было разочарований от прожитого дня, месяца, года. Птица рождена для полета, а человек для счастья. Каждый из нас хочет быть счастливым. Народная мудрость гласит “Счастья достигает тот, кто стремится сделать счастливым других”. Если хочешь, чтобы люди к тебе хорошо относились, значит ты сам в первую очередь должен к ним относится хорошо.

1 ведущий. Адәм балалары узган гомерләренә төрлечә, төрле юллар белән әйләнеп кайта. Берәүләр иртәрәк, икенче берәүләр соңрак, өченчеләр соңарып... Әмма кайталар. Яши–яши берәү дә үз гомеренә әйләнеп карамыйча булдыра алмый, - дип әйтүе белән Аяз ага Гыйлаҗев мең тапкыр хаклы.

2 ведущий. Менә шул чагында инде үткәннәр өчен үкенерлек булмасын иде. Җыр сүзләре белән әйтсәк, гомерләр заяга узмасын...

Ә җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл икән ич, кеше дигән олы исемне йөртү – бәхет, дөнья-матур, бер-береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә...

На этом наш воспитательный час закончен. Спасибо за внимание.

ЗАКЛЮЧЕНИЕ.

По этой методической разработке в актовом зале Атнинского сельскохозяйственного техникума им. Габдуллы Тукая 3 декабря 2011 года проведен открытый воспитательный час обучающимися 21 «П» группы. Мероприятие прошло интересно. Студенты были заинтересованы, внимательно слушали, осознавая то, что помогая инвалидам их собственная жизнь станет от этого богаче и ярче. Ведь истинное богатство – это понимание того, что ты кому-то очень нужен.

Мероприятие было высоко оценено присутствующими.
Категория: Разные | Просмотров: 1288 | Рейтинг: 0.0/0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Копирование материалов только при условии размещения активной ссылки.